«Берсеннән-берсе төрле, әмма шул ук вакытта охшаш!»: мәгълүмат сәгате (6+)
16 ноябрь көнне 5 нче санлы китапханә хезмәткәрләре «Берсеннән-берсе төрле, әмма шул ук вакытта охшаш!» дигән мәгълүмат сәгате уздырды. Китапханәче балаларга дөньяның күп кенә илләрендә яшәүчеләр бу көнне Халыкара толерантлык көнен билгеләп үтүе турында сөйләде, әлеге көннең барлыкка килү тарихы белән таныштырды, толерантлы булу, толерантлы кешенең нинди сыйфатларга ия булуы турында белде.
|